Бэрэнге устеручелэргэ кинэшлэр

Бэрэнге электэн ук безнен халыкнын топ туклана торган ризыгы булып торган. Шуна курэ аны икенче икмэк дип атаганннар. Сонгы елларда бэрэнге игуендэ еш кына яна проблема килеп чыга. Безненчэ, ул проблемалар, беренчедэн - климатнын тэссире белэн бэйле, икенчедэн – чит ил сортлары аркасында килеп чыгалар.

Сонгы елларда еш кына каты янгырлардан сон корылык барлыкка килэ. Андый шартлар 2011-2016 елларда еш кына кузэтелде. Жир кочле итеп чыланудан сон корый башласа, бэрэнге усентелэре шинэ башлыйлар, хэм аларны «фузариозное увядание» дигэн авыру зарарларга момкин. «Фузариозное увядание» бэрэнге бульбасында коры черек авыруы барлыкка килугэ, бэрэнге усентелэренен иртэ шинугэ, уныш бирмэугэ - ин беренче сэбэпче. Аннан тыш, зарарланган бэрэнге, килэсе елга утырткач, ботенлэй тишелеп чыкмаска момкин. Бу авыру ботен бэрэнге сортлары очен, бэрэнгедэн тыш бик куп усентелэр очен дэ бик хэтэр. Лэкин сонрак олгерэ торган бэрэнге сортлары бу авыру белэн кимрэк зарарланалар. Чонки аларга дымнын ин кирэк вакыты сонрак – август-сентябрь айларында килеп житэ, а ул вакытта инде жэйге эсселэр узган була, хэм усентелэр каты хэлсезлэнмилэр.  Шуна курэ сонрак олгерэ торган сортлар (Роко, Колобок) су сипмичэ дэ унышны кубрэк хэм тазарак итеп бирэлэр.

Бу авыруга каршы кинэшлэр:

  1. Жирне янартырга кирэк
  2. Орлык бэрэнгесен сугарылу жирдэ устерсэн ул «фузариозное увядание» авыру белэн зарарланмый
  3. Су сибэ башлагач жирне киптерергэ ярамый бэрэнге усеп житкэнче ( жирнен дымлылыгы (Предельная полевая влагоемкость) 75-80% -тан тубэнрэк тошэргэ тиеш тугел)
  4. Орлык югары сыйфатлы булырга тиеш
  5.  Жиргэ тирес кертергэ кирэк (30тн/га), я бэрэнге алдыннан сидерат – клевер, люцерна, берьеллык улэн -  устерергэ кирэк, хэм аны ботен итеп жиргэ кертергэ кирэк.

Икенче проблема – чит ил сортлары белэн бэйле. Ул сортларнын (Ароза, Колете, Зекура, Гала) безнен хава торышына чыдамлыклары кимрэк. Алар артык дымлы жирдэ тончыгалар. Кабыклары аркылы авырулар эчкэ кереп, бэрэнгелэр басуда ук чери башларга момкин. Тончыгу басуда гына тугел – саклаганда да булырга момкин. Чит ил бэрэнгелэрнен кабыклары жэрэхэтлэнсэ, читеннэн тозэлэлэр, чери башларга момкин. Шуна курэ казып алынган бэрэнге сакланган вакытта бик дорес итеп ордерелергэ тиеш. Безнен Невский, Удача сортларынын кабыклары шул ук шартларда чыдамлырак. Унышлары да ким тугел - Невский, Удача сортлары сугарулы жирдэ 50-60 тн/га уныш бирэ алалар.

Чит ил сортлары белэн эшлэгэндэ технология ягыннан ботен шартларны тогэл итеп утэргэ кирэк, бик ихтимал булырга кирэк.

ФГБНУ «Татарский НИИСХ» 2000-нче еллардан бирле бэрэгенен тулысынча селекциясе белэн шогыллэнэ. Хэзерге вакытта ике яна сорт чыкты – Регги – иртэ олгерэ торган, Кортни – уртача иртэ олгерэ торган. Яна сортларнын унышлары югары – 50-60 т/га. Ике сортта бэрэгенен ин хэтэр У- вирусы белэн зарарланмыйлар. Безнен шартларда сайланып чыгарылган сортлар климатнын узенчэлеклэренэ дэ чыдамлырак булыр дип ышанабыз.

 

Тагиров М.Ш., Замалиева Ф. Ф.

28.04.2017, 166 просмотров.