Бәрәнгене ничек утыртырга?

Бәрәнге – күпьеллык үсемлек. Культура буларак - берьеллык үсемлек булып санала, чөнки утыртылган бүлбедән үсемлек үсеп. яңа бүлбе барлыкка килү бер вегетация чоры дәвәмында бара.  Гадәттә бәрәнгене бүлбе ярдәмендә үрчетәләр. Шулай ук бүлбене бүлеп утырту, сабакны кисеп утырту алымнары да яхшы нәтижә бирә.

Башка культуралардан аермалы буларак, бәрәнге уңышы утырту материалының сыйфатынан тора. Утырту материалына бигрәк тә вируслы авырулар зыян сала. Сәламәтләндерелгән, вируслы авырулардан арындырылган материал бер гектардан 300-700 ц уңыш алуга китерә. Утырту материалы 80-100 % вируслар белән зарарланган очракта, бер гектардан 100-150 ц уңыш алына.

Утырту өчен хәзерләнгән бәрәнге – сәламәт, чиста, коры, бүлбеләрнең формасы hәм төсе сорт үзенчәлекләренә туры килгән булырга тиеш.

Утырту өчен бөтен, авырлыгы – 50-80 гр булган бүлбеләр алына. Бүлбеләрне бүлеп утырту мәшәкатъле алым булып санала, чөнки кул белән эшләүне таләп итә, шул ук вакытта утырту материалы авырулар белән кабаттан зарарланырга мөмкин.

Бәрәнгене утыртырга хәзерләү юлларынын берсе – бүлбеләрне фракцияләргә бүлү. Бу очракта бүлбеләрне авырлыклары буенча өч фракциягә бүләләр: 25-50 гр, 51-80 гр , 80 hәм аннан зурырыаклар. 

Бәрәнге бүлбеләрен утырту алдыннан яктыда тоту да (халык телендә “бәрәнге борынлату” диләр) кирәкле алым булып тора. Бигрәк тә жылытылган  hәм яктыртылган урында тоту. Бу очракта юка катлам итеп жәелгән бүлбеләр 12-15ºС  жылылыкта 5-8 көн, бәрәнге борыннары барлыкка килгәнче торырга тиешләр. Әлеге очракта бәрәнге вентиляция ярдәмендә, жылы hава өрдереп жылытыла.

Утырту алдыннан бәрәнге бүлбеләрен авыруларга каршы эремәләр белән эшкәртү мөhим.

Бәрәнге – утырту өчен чагыштырмача иртә культура булып тора. Бүлбеләрдән үсемлек  үссен өчен туфрак жылылыгы 6-80С булырга тиеш. Гадәттә, әлеге температура туфракта майның беренче яртысында күзәтелә. 

Бәрәнге бүлбеләрен  утырту ешлыгының иң яхшы варианты булып 1 гектарга 55-57 000 бүлбе утырту санала, 50-80 гр бүлбеләр утыртканда бер гектарга 3,5 т, ә 80 гр арткан бүлбеләрне утыртканда 4,0-4,5 т бәрәнге кирәк.

Шома юл белән утыртканда бүлбеләрне утырту тирәнлеге  8-10 см (бүлбе өстендәге туфрак катламы), ә буразнага утыртканда буразнанын түбәсеннән 10-12 см тирәнлектә булырга тиеш. Бәрәнгене 14 см дан да тирән утырту тишелеп чыгуның тизлеген киметә hәм уңышны югалтуга китерергә мөмкин.

 Татарстан Республикасында сонгы елларда  утыртылучы бәрәнге сортлары

 Иртә өлгерүче Жуковский сорты (ВНИИ картофельного хозяйства). Иртә җитешүче, азык өчен җитештерелүче сорт. Чәчәкләрнең төсе кызыл-шәмәhә төстә. Бүлбеләре түгәрәк-озынча, кабыгы ал, бәрәнге йомшагы ак төстә,  күзләре өстә урнашкан  hәм буялганнар. Бер гектардан 650 ц га кадәр уңыш бирә, товарлылык 93-97 %, крахмал күләме 10-12 %. Бәрәнге рагы, нематодасы, гади паршага тотрыклы. Бактериоз, ризокониоз, мозаикалы вирусларга уртача тотрыклы, фитофтороз hәм яфракларның бөгәрләнүенә тотрыксыз. Сортның үзенчәлеге: иртә җитешүче сорт hәм уңышны жыеп алу соңга калган очракта да яхшы уңыш бирә.

Невский сорты (Северо-Западный НИИСХ). Уртача иртә җитешүче, азык өчен җитештерелүче сорт. семлекләр уртача озынлыкта, күп сабаклы, бәрәнге чәчәкләре ак төстә. Бәрәнге бүлбеләре түгәрәк-озынча, кабыгы hәм  йомшагы  ак төстә, күзләре уртача батынкылыкта,  кызгылт-шәмәхә төстә. Товар бәрәнгесенең массасы 90-130 гр. Югары уңыш бирә, яхшы саклана, крахмалның күләме – 11-17 %, тәме тәмле. Фитофторозга hәм гади паршага уртача тотрыклы. Сортның үзенчәлеге: төрле климат шартларында яхшы уңыш бирүе, фитофторозга тотрыклы булуы. Россиянең барлык өлкәләрендә дә үстерелә.

Розара сорты (Германия). Иртә җитешүче, куллану очен уңайлы бәрәнге. Бәрәнге чәчәкләре кызыл-шәмәхә төстә. Бәрәнге бүлбеләре озынча-түгәрәк, кабыгы кызыл, бәрәнге йомшагы сары төстә,  күзләре кечкенә, товар бәрәнгесенең массасы 80-115 гр. Бер гектардан 202-310 ц уңыш бирә (415 ц  га да җитәргә мөмкин). Товарлылык 91-99 %, яхшы саклана, крахмалның күләме 12-16 %, тәме тәмле hәм бик тәмле. Фитофторозга hәм гади паршага чагыштырмача тотрыклы.

Удача сорты (ВНИИ картофельного хозяйства). Иртә җитешүче, азык өчен җитештерелүче сорт. Үсемлек җәелеп үсә, уртача озынлыкта, чәчәкләре ак төстә. Бәрәнге бүлбеләре озынча формада, кабыгы ак, бәрәнге йомшагы hәм күзләре ак төстә, товар бәрәнгесенең массасы 100 гр. Бер гектардан 190-300 ц уңыш бирә (415 ц  га да җитәргә мөмкин). Товарлылык 88-97 %, 84-96 % саклана, крахмалның күләме 12-14%. Сортның үзенчәлеге: корылыкка чыдам, фитофторозга тотрыклы булуы.

Ред Скарлет сорты (Голландия). Иртә җитешүче сорт, бәрәнге бүлбеләре дә иртә барлыкка киләләр. Үсемлек сабаклары туры, 35-45 см озынлыкта, яфраклары вак. Бәрәнге бүлбеләре озынча, кызыл кабыклы, бәрәнге йомшагы сары төстә, күзләре вак. Фитофторозга тотрыклы. Корылыкка чыдам.

Ароза сорты (Германия). Иртә җитешүче сорт, фри бәрәнгесе ясау өчен кулланыла. Бәрәнге бүлбеләре озынча, кызыл кабыклы, йомшагы сары төстә. Яхшы саклана, крахмалның күләме уртача, тәме тәмле hәм бик тәмле, тыгыз, пешү сыйфаты яхшы. Ризоктониозга, А hәм У вирусларына, фитофторозга тотрыклы. Яфракларның бөтәрләнүенә уртача тотрыклы.

Рока сорты (Германия). Уртача җитешүче, азык өчен җитештерелүче сорт. Үсемлек сабаклары туры, уртача озынлыкта, чәчәкләре  кызгылт-шәмәхә төстә. Бәрәнге бүлбеләре озынча, кабыгы кызыл, бәрәнге йомшагы крем төсендә. Бер гектардан 136-261 ц уңыш бирә, 89 % саклана, крахмалның күләме 13-15 %, тәме тәмле. Ракка, алтынсу бәрәнге нематодасына тотрыклы, бәрәнге бүлбеләре фитофторозга уртача тотрыклы, жыерчыклы hәм буй-буй мозаикага тотрыклы.

Зекура сорты (Германия). Уртача җитешүче, азык өчен җитештерелүче сорт. Крахмалның күләме 14-18 %. Үсемлек сабаклары туры, уртача озынлыкта  hәм уртача җәелгән, бәрәнге бүлбеләре җиңелчә озынча формада, кабыклары ачык сары төстә, бәрәнге күзләре тирән урнашмаган. Бәрәнге йомшагы сары, кайбер очракта ачык сары төстә. Бер гектардан 20-35 т уңыш бирә, бәрәнге бүлбеләренең уртача массасы – 80-120 грамм. Бәрәнге рагына, нематодага, фитофторозга тотрыклы, паршага hәм яфракларның бөтәрләнүенә уртача тотрыклы.

 

Мәкалә Ф.Ф.Замалиеваның (2016) фәнни язмасына нигезләнеп язылды.

 А-х.ф.к. Сабирова Р.М., а-х.ф.д. Тагиров М.Ш.

 

03.06.2017, 104 просмотра.