Люцерна – авыл-хуҗалыгының перспектив үсемлеге

Люцерна – билеге булганча, мал өчен бик файдалы, купьеллык үлән. Азык кыйммәте буенча бу купьеллык үлән беренчеләрдә тора: 1 килограмм люцерна печәнендә азык берәмлеге 0,48 һәм аксым 103 грамм.

Люцернадан печән, сенаж әзерлиләр, яшел азык итеп кулланалар. Бу купьеллык үлән бик туклыклы, аеруча ул дуңгызларга, яшь бозауларга һәм савым сыерларына бик файдалы.

Яхшы үсеш алган люцерна үләне кар катламы югары булмаса да, кышлауны яхшы чыга, ул 30 ºС кадәр булган суыкларны да кичерергә мөмкин. Яз җитү белән ул бик тиз вегетатив үсеш ала. Бик яхшы һава шартлары булган очракта, люцернадан 3-4 укос алырга мөмкин. Һәрбер укостан соң люцерна бик яхшы күтәрелеп китә, ә бу үз очрагында озак вакыт аралыгында терлекләрне азык белән тәэмин итергә мөмкинлек бирә.

Терлекләрдән ел әйләнәсендә мул продукция алырга телисең икән, кышка да, җәйгә дә җитәрлек сенаж һәм силос әзерләргә кирәк. Сенаж әзерләгәндә таләп ителгән технологияне бозмыйча, базга салган вакытта гына, әзер сенаж массасы  туклыклыгы буенча яшел массага якын була.

Люцернаны ектыруны иртән башларга кирәк. Ул үз чиратында көннең икенче яртысында яшел массаны сенажга салу мөмкинчелеге бирә. Галимнәр әйтүенчә, сәгать 8гә кадәр ектырылган люцерна массасында каротин җыелмасы көннең икенче яртысында ектырылган массадагы каротинга карый 40-50 процентка артыграк. Сенаж салганда яшел массаның нинди дымлылыкта булуы да зур роль уйный, ул курсәткеч 55-60% булырга тиеш. Люцернадан сенаж әзерләгәндә әчеткечләр (консервант) кулланырга да онытмасска кирәк. Хәзерге вакытта аларның саны бик күп һәм төрлелеге буенча аерылып торалар. Биологик ысул белән әзерләнгән әчеткечләр кулланып салган сенаж туклыклыгы ягыннан һәм икътисади яктан уңай күрсәткечләр бирә.

 

Вафин Ф. Р. – младший научный сотрудник ТатНИИСХ – обособленного структурного подразделения ФИЦ КазНЦ РАН

28.02.2018, 502 просмотра.